Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Социаль контракт: үз эшеңне башлау өчен дәүләт ярдәме



Актаныш районында социаль контракт ярдәмендә райондашларыбыз яңа эш урыннары булдыра, һөнәри эшчәнлекләрен киңәйтә һәм гаилә керемнәрен арттырырга омтыла. Комиссия әгъзалары дәүләт ярдәме алган кешеләрнең эш барышы белән танышты.

Актаныш районында социаль контрактлар төзү эше быел да дәвам итә. Бүгенге көнгә 40 райондашыбыз белән килешү төзелгән. Алар арасында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, үз эшен башлап җибәрүчеләр һәм эшкә урнашуга юнәлдерелгән ярдәм алучылар бар.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова аңлатуынча, программаның төп максаты – аз керемле гаиләләргә матди хәлен яхшыртырга, даими керем чыганагы булдырырга һәм киләчәктә үзләрен мөстәкыйль тәэмин итәргә ярдәм итү.

Үз эшен башлап җибәрүчеләргә 350 мең сумга кадәр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга 200 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтелә. Эшкә урнашуга юнәлдерелгән контрактлар буенча дүрт түләү каралган. Социаль контракт төзү өчен гаиләнең керемнәре тикшерелә, үз эшен ачарга теләүчеләр тест уза, бизнес-план әзерли һәм аны комиссия алдында яклый.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/social-kontrakt-uz-esenne-baslau-ocen-daulat-iardame
Просмотры: 1 126
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти