Актаныш районында 2026 елда туган 70 нче бала — герой гаиләсе улы!
Октябрь аеның кояшлы, матур көнендә махсус хәрби операциядә катнашкан хөрмәтле райондашыбыз, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов һәм аның тормыш иптәше Айгөлнең өченче уллары Замир дөньяга килде. Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә сабыйның тууы тантаналы төстә теркәлде. Замир районыбызда 2026 елда туган 70 нче бала булып тарихка керде.
Өченче баһадир — гаилә бәхете
Тантаналы чараны Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева башлап җибәрде. Ул Әлфис һәм Айгөл Шәйхелмәрдәновларга кечкенә Замирның туу турында таныклыгын тапшырды, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев та герой гаиләсен котларга килде. Ул районыбызга батыр уллар бүләк иткән, аларны тәрбияләп үстергән Шәйхелмәрдәновларга рәхмәт сүзләрен әйтте, гаиләгә иң изге теләкләрен юллады.
Күп балалы гаиләләргә — район ярдәме
Актаныш районы башлыгы карары нигезендә, 2026 елның апреленнән башлап, өченче, дүртенче, бишенче һәм аннан да күбрәк бала табучы гаиләләргә 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Бүген Илфак Бариев әлеге ярдәм сертификатын Әлфис Шәйхелмәрдәновка тапшырды. Моннан тыш, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Әлфискә район үсешенә керткән хезмәте өчен 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Махсус хәрби операциядә аягын югалтып кайткан Әлфис әле дә хезмәт юлын дәвам итә, районыбызның инвалидлар оешмасын җитәкли, үзенең эш-гамәлләре, хезмәте белән бик күпләргә үрнәк оештыручы ул.
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/aktanys-raionynda-2026-elda-tugan-70-nce-bala-geroi-gailase-uly
#актанышинформ
#татмедиа
#көчлегаилә
#татарстангаиләсе
#көчлегаиләтатарстан
#загстатарстан
#татарстанзагслары
#татарстангаиләләре
#татарстанреспубликасызагсидарәсе