https://rutube.ru/video/89f3e83c548fc6340c636ae2390d4170/
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Авыруны кисәтү аны дәвалауга караганда җиңелрәк. Васильево район хастаханәсендә масштаблы диспансеризация дәвам итә. Ел башыннан бирле биредә биш меңгә якын кеше үз сәламәтлеген тикшергән инде. Пациентлар өчен «яшел коридор» оештырганнар, ул барлык кирәкле белгечләрне тиз һәм чиратсыз узарга мөмкинлек бирә. Ни өчен табибка баруны кичектереп тору тормыш өчен куркыныч - алдагы сюжетта карагыз.
🔻 Янгыннар белән бәйле хәл, шул ук вакытта, шактый киеренке булып кала. Соңгы атнада гына да Яшел Үзән гарнизоны подразделениеләре 23 тапкыр тревога сигналы буенча чыккан, 8 янгынны сүндергән. Янгын сүндерүчеләр хәрби әзерлек максатларында даими өйрәнүләр үткәрә. Соңгы шундый күнегүләр вакытында янгын сүндерүчеләргә заводтан ук чираттагы янгынга барырга туры килгән.
🔻 Октябрьдә Халыкара пешекче көнен билгеләп үтәбез. 1928 елда бөтен дөньяда кулинария сәнгатен саклап калырга карар кылына һәм октябрьдә Бөтендөнья шеф‑пешекчеләр берләшмәләре ассоциациясенә нигез сала. Яшел Үзәндә шулай ук гади продуктлардан шедеврлар ясарга өйрәнүче урын бар - ул Яшел Үзән механика көллиятендә пешекчеләр курсында.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ