– Улы өйләнгәч, киленнән көнләшүче әниләр дә бар. Бердәнбер малай бит, синдә дә андый хисләр булгандыр?
– Балада, өйләнгәч тә, әнине хөрмәт итү калырга тиеш. Без алар тормышына тыгылмаска тырышабыз, ничек телиләр шулай яшәсеннәр. Ләкин алдын-артын уйласыннар, дибез. «Кем балалары булуыгызны онытмагыз», – дим. Ришатка да, киленебез Зәринәгә дә әйтеп куйдым. «Кызым, нинди гаиләгә килеп кергәнеңне онытма. Өйдәгене урамга чыгарма, дус кызларыңа да артыгын сөйләмә», – дидем. Котырту өчен махсус эшләргә дә мөмкиннәр, тормышта андый кешеләр дә бар. Безне дә әти-әниләр шулай дип өйрәтте. Ришатны сабый чактан гастрольләргә дә үзебез белән йөрттек. Чөнки үзем әти-әни белән үсмәгәч, аның безнең белән булуын теләдем. Мәктәптә укый башлагач, берничә көнгә чыгып киткәндә Казанга укырга килгән икетуган энемә калдыргалый идек. Һәр әти-әни үз баласының тәрбияле, тәртипле булуын тели. Шулай да баланы тормыш сынауларыннан саклап калам дип, артык тырышырга ярамый. Ул теләгән һәр нәрсәне тормышка ашыру да аның файдасына түгел. Ришат белән дә бер күңелсез хәл килеп чыкты.
https://vatantat.ru/news/liliia-maxmutova-saxnaga-cyguga-barysy-da-onytyla-119630