Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🎯 Октябрь ае дәвамында Милли мәдәниятләр үзәгендә «Башкортстан белән танышабыз» чарасы кысаларында җәядән ату буенча мастер-класслар оештырыла.



Очрашуларда 3нче гимназия, 8, 10, 20, 22нче мәктәп укучылары һәм нефть колледжы студентлары катнашырга өлгергән.

Осталык дәресләрен Бөтендөнья башкортлары корылтае әгъзасы Альберт Исмаил үткәргән. Ул чарага килгән яшьләргә җәя тарихы, башкорт җәясенең үзенчәлеге һәм аның халык мәдәниятендәге әһәмияте турында сөйләгән.

Очрашуның практик өлешендә укучылар, студентлар җәяне дөрес тотып, тарттырырга һәм мишеньгә төзәп атарга өйрәнгән.

Җәядән ату буенча осталык дәресләре һәр пәнҗешәмбе көнне үткәрелә.

Фото: Милли мәдәниятләр үзәгеннән.
Просмотры: 234
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти