Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🏠🏠 29 октябрь көнне “Туганайлар” газетасы журналистлары Фрида Вәлитова белән Алина Кондратьева Лениногорскиның бердәнбер керәшен авылы Федотовкада командировкада булып кайтты ☀️🙏🏻



♥️ Федотовка искиткеч матур урында – таулар арасында урнашкан. Челтерәп аккан Питрау, Иваш, Тәреле чишмәләре (Изге чишмә) генә дә ни тора! Ерактан ук зур чиркәүләре күренеп тора💒 Авылга килеп керү белән безне авыл мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева белән авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова каршы алдылар.

💫Тугыз кеше йөреп торган “Аланлык” ансамбле эшли. Тугызеллык мәктәбендә хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләүче педагоглар, балалар бакчасында киң күңелле тәрбиячеләр балаларга белем-тәрбия бирә. Мәктәп директоры Валентина Кириллова белән тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Александр Григорьев безне мәктәп эшчәнлеге белән таныштырдылар.

🐄🐮 Күпләп мал асраучы Фәния һәм Александр Антиповлар гаиләсен дә күреп сөйләштек, авылның иң өлкән кешеләре София һәм Софья түтиләрдән дә үткән һәм бүгенге тормышлары турында сораштык.

🙏🏻👍 Бу авылда да маскировка челтәре үрү буенча зур эш алып барыла. Күп тапкыр махсус хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы да әзерләп җибәргәннәр алар.

Газетабызның киләсе саннарында болар турында тулы итеп язарбыз! ♥️

Ә хәзергә матур фотолар карыйк 👉🏻 https://vk.ru/album-11373411_312241517

📸 Алина Кондратьева фотолары
Просмотры: 500
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти