Җәкәү йортында Валентина Максимованың “Бистәрләрем чигүле” дигән…
Җәкәү йортында Валентина Максимованың “Бистәрләрем чигүле” дигән күргәзмәсе ачылды ❤
Күргәзмәдә Валентина Петровнаның үзе чиккән бистәрләре, теккән традицион халык киемнәре һәм башка кул эшләнмәләре, урын алган. Шушы ук көнне, аның һәм “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина авторлыгында дөнья күргән “Мирас” дип аталган этнографик китабы да халыкка тәкъдим ителде 👏🏻
Һәр халыкның үз күңеле — җаны бар. Бу җан чигүле бистәрләрдә, тәңкәле саклавычларда, әбиләрдән калган сандыкларда һәм йөрәккә үтеп керерлек моңнарда чагыла. Валентина Петровна шул җанны халыкка ачып бирүчеләрнең берсе. Ул — үзе бер тарих, үзе бер байлык. Быел оста карендәшебез үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Валентина Максимовага олы ихтирам белән, матур чәчәк бәйләме юллаган, бәйрәмдә аны тапшырдылар.
50 яшендә «Туганайлар» редакциясенә журналист булып килгән Валентина Петровна, 20 ел буе керәшен «дөньясы»нда яшәп, халык тормышын, йола-гадәтләрен өйрәнгән. Һәр керәшен авылына барып, элгәреге сандыкларда сакланган мирасларны фотога төшереп, язып алган. Төрле төбәк керәшеннәренә хас кием үрнәкләрендә 150дән артык курчак киендергән. Керәшен фольклор ансамбльләре өчен дә матур, традицион костюмнар теккән.
👉 ДӘВАМЫН укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/akau-iortynda-valentina-maksimovanyn-bistarlarem-cigule-digan-kurgazmase-acyldy
📸 Алиса Ахметшина фотолары