Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, чыгышы белән Мөслим… — видео, канал «ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ» ▶ видео

Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, чыгышы белән Мөслим районының Яңа Усы авылы керәшене, озак еллар Түбән Кама керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләгән 💫Галина Сабирова (Кондратьева).



🌇Галина Сабирова Түбән Кама медицина училищесында белем алган, шушы шәһәрдә медицина тармагында эшләгән.

Моңлы тавышлы Галина мәктәптә укыганда ук район сәхнәсендә җырлаган, агитбригадада катнашкан. Түбән Каманың ил һәм республика күләмендә танылган күренекле шәхесләр генә чакырыла торган 🌊"Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәләренең берсе яшь жырчы Галинага багышлана.

🌊"Җидегән чишмә"гә керәшен кызын чакыруларының сәбәбе - узенең моңлы тавышы белән, Галинаның тамашачыны гашыйк итеп, "Түбән Кама сандугачы" булып танылуында.

Халык соравы буенча, җырчы Галина Сабировага багышланган кичәне тагын өч көн рәттән кабатлыйлар. Өчесендә дә тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмый👏 Бу -"Җидегән чишмә" тарихында бердәнбер очрак.

Хәзерге вакытта Галина Ивановна Түбән Каманың "Милосердие"🪽 халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә культура чараларын оештыручы булып эшли. Биредә көн саен төрле кичәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар, концертлар оештыра. "Милосердие"дә ял итүчеләр Галина Ивановнаның үзе катнашкан концертларны, аның үзенен җырлавын аеруча яратып алкышлыйлар❤️
Просмотры: 382
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти