Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Шәрык клубында Булат Ибраһимның театральләштерелгән иҗат кичәсе узды.…

Шәрык клубында Булат Ибраһимның театральләштерелгән иҗат кичәсе узды. Кичә берничә бүлектән тора иде – “Хәтер”, “Рух”, “Гаилә” һ.б., шагыйрь шул темаларга багышланган шигырьләрен укып кына калмады, аларны тасвирлап та күрсәтте.
 
Булат Ибраһим “Мизгел” театры студентлары Айзат Вахитов, Әнвәр Мөхетдинов, Әдилә Иванова белән бергә шигырьнең ничек туганын да күрсәтте. Яшь актерлар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре бик тә үзенчәлекле яңгырады. Кичәдә шагыйрьнең кызлары Айбикә белән Мәликә дә катнашты.

Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Лаеш районы Атабай авылында туган. 2014 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Булат Ибраһимга Рәхмәт хаты тапшырды. “Булат ул үзе бер дөнья. Аның шушы ялкыны иҗат аркылы бәреп чыга. Ул безнең бөек шагыйрьләребезнең дәвамчысы. Бу дивар кысаларында гына түгел, олы мәйданнарны да тота алырлык шагыйрь. Булат – Бөтендөнья татар конгрессының йөзе”, - диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев бу кичәне Уфада да күрсәтергә тәкъдим итте.

https://vkvideo.ru/video-56572466_456244354
Просмотры: 104
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти