Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Фотограф Фәрит Гобәев фотолары. Фәрит Гобәев – Казан фотография мәктәбен булдыручы оста.


 
Бу атнаның якшәмбесендә аның озакка сузылган авырудан соң вафат булуы турында хәбәр чыкты. Ул Испаниянең Барселона шәһәрендә булган. Фотографка 75 яшь иде.
 
Фәрит Гобәев Казан университетын тәмамлап, бик озак еллар республика басмаларында эшли. 1970 елда Казан фотографларын берләштергән “ТАСМА” оешмасын булдыра. 1990 елларда Мәскәүгә китеп, Россия газета-журналларында эшли. 2010 елларда Казанга кайта, төрле басмалар белән хезмәттәшлек итә.  
 
Фәрит Гобәев Союз күләмендәге дистәләгән шәхси күргәзмә оештырган фотограф. Ул шулай ук Париж, Нью-Йорк, Вашингтон, Амстердамда да шәхси күргәзмәләр оештырган. Фәрит Гобәев “Россиянең йөз еллык тарихы фотоларда” фотоальбомы авторларының берсе.
 
2023 елда фотограф Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде.

Фотоларда:
1. Авылда туй
2. Кукмарада Сабан туе
3. Америка хатыны Рязаньда
4. Матурлык корбаннар сорый
5. Яшүсмерләр өчен колониядә
6. Армиягә озату - яшьләр
7. Армиягә озату - өлкәннәр
8. Яңа Чәчкапта 1 май концерты
9. "Бер генә суырам да ташлыйм!"
10. Фәрит Гобәев
Просмотры: 131
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти