Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Узган атнада танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы…

Узган атнада танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы… — видео, канал «Татар ядкарьләре» ▶ видео
Узган атнада танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган "Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә (конференциянең оештыручысы Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият Һәм сәнгать институты) Тува республикасы башкаласы Кызыл шәһәренең А. Б. Чыргал-оола исемендәге сәнгать колледжы укытучысы Ховалыг Хеймер-оол Ким-оолович та чыгыш ясады. Ул тува халкына хас булган хоомейның (тамак белән җырлауның) үзенчәлекләрен, ысулларын өйрәнүче дә, танылган башкаручы да.
Бүген без сезгә аның башкаруында аю, як, дөя кебек хайваннар тавышына охшатып башкару ысулын тәкъдим итәбез. Хеймер-оол әйтүенчә, бу ысул башкаручының тавыш ярыларын да резонатор буларак куллана белү осталыгына бәйле.
Бик борынгы заманнарда чиксез далаларны иңләгән бабаларыбыз варислары булганга, күрәсең,
бу төр әсәрләр бүген дә тарихыбызның әллә кай заманнарында, әллә ничә кат туфрагында күмелеп калган хисләребезне дә кузгаталар.
Алдагы көннәрдә хоомей башкаруның тагын берничә ысулы белән таныштырырбыз.
#тугандашларыбыз
Просмотры: 156
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти