Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Телебездән төшеп калган, төшеп баручы сүзләрне бүген дә барлыйбыз.…

Телебездән төшеп калган, төшеп баручы сүзләрне бүген дә барлыйбыз. Бүгенге сүзебез төшеп калган сүзләр рәтендә каралучы, тәүлекнең таңга бәйле вакытын билгеләүче АЛАТАҢ сүзе. Игътибар белән карасак, бу АЛА һәм ТАҢ сүзләреннән торучы кушма сүз. Аның телебездә БОЛАТАҢ дигән лексик варианты да булган.
Бу сүзләр белән элек без таңның ачылыр-ачылмас вакытын белдергәнбез. Бүген исә тәүлекнең бу вакытын билгеләп, аерым атап торуның кирәген тапмыйбыз. Күрәсең, гомерләренең зур өлешен далалар гизеп уздырырга мәҗбүр булган күчмә тормышлы бабаларыбызга тәүлекнең һәр мизгелен белдерү кирәк булган. Ул гына да түгел, бу чор әби-бабаларыбыз кояшка гына түгел, йолдызларга да табынганнар. Алар табыну йолалары башкарганда йола теләкләре дә әйткәннәр. Аларның кайберләре бүгенге көндә мәкаль-әйтемнәр рәтендә әле дә сакланып киләләр. Мәсәлән, Алатаң, Болатаң, Тимерказык (котып (поляр) йолдызы) - Олатаң (олы атаң мәгънәсендә).
Телебезнең лексик составын узгандагы тормышыбызда кулланылган сүзләр хисабына баету мөмкинлекләре әле дә бар. АЛАТАҢ сүзе нәкъ менә шундый сүз.
"Самолетың кайчан очачак" дигән сорауга бик рәхәтләнеп, ПОДУТРО димичә, "Иртәгә АЛАТАҢда" дип җавап биреп була икән.

#архаик_сүз
#тарихи_сүз
Просмотры: 132
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти