Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

26 октябрьдә Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышевның тууына 146 ел тула.



Дмитрий Карбышев 1880 елның 26 октябрендә Омск шәһәрендә бай хәрби Михаил Ильич һәм бай сәүдәгәр кызы Александра Ефимовна гаиләсендә туа. «Туганайлар» газетасының элеккеге баш мөхәррире, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әйтүенчә, генералның тамырлары керәшен-нагайбәкләргә барып тоташа. Ул Карбышев фамилиясе татарча «кара баш» сүзләреннән килеп чыккан булырга мөмкин дип саный.

Карбышев Бөек Ватан сугышының иң билгеле каһарманнарының берсе, көчле ихтыяр символларының берсе дияргә була. Маутхаузен концлагеры булган урында генерал истәлегенә куелган һәйкәл дә шуны сөйли.

Карбышев рус-япон, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша. Брест крепосте ныгытмаларын төзүдә хезмәт куя. Соңрак хәрби инженерия өлкәсендә күренекле галимгә әверелә, йөздән артык фәнни хезмәт яза, генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда ул немецларга әсирлеккә эләгә. Фашистлар аның белемен үз максатларында файдаланырга тели. Ләкин Карбышев хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Аны концлагерьга ябалар, авыр хезмәткә мәҗбүр итәләр.

1945 елның февралендә 64 яшьлек генерал Маутхаузен концлагеренда һәлак була. Фашистлар аны башка әсирләр белән бергә тышка алып чыгып, бозлы су белән коендыралар. Ул шунда катып үлә, әмма фашистлар белән хезмәттәшлеккә бармый.

1946 елда Карбышевка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Карбышевның исеме Россиянең күп шәһәрләрендәге урамнарга, мәктәпләргә бирелгән, аңа һәйкәлләр куелган. Казанда да аның исемендәге урам бар.
Просмотры: 174
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти