Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Кара миләшнең файдасы турында сөйләп тору кирәкмидер дә. Ләкин аны…

Кара миләшнең файдасы турында сөйләп тору кирәкмидер дә. Ләкин аны… — видео, канал «Татар ядкарьләре» ▶ видео
Кара миләшнең файдасы турында сөйләп тору кирәкмидер дә. Ләкин аны тиешле дозада язга кадәр куллану өчен саклау чараларын да белергә кирәк. Быел без бик җайлы бер ысулны кулланасы иттек. Бу - киптерү. Киптерү өчен юылган кара миләшләрне кәгазь тастымал белән корытырга кирәк. Табага яки мич калайларына пергамент кәгазе җәеп, җиләкләрне берәр катлап таратырга һәм электр яисә газ мичендә 100 градуста 1.5-2 сәгать чамасы киптерергә кирәк. Тагын бер мөһим искәрмә: миләшләр кипкәнче мич каядыр 2-3 см тирәсе ара белән ачык торырга тиеш. Шулай эшләмәсәң алар артык пешеп, көяргә мөмкиннәр. Мичне сүндергәч тулысынча ябып, миләшләрне мич суынганчы алмыйбыз. Суынган миләшләрне киндер яисә мамык тукымадан тегелгән янчыкларда сакларга кирәк.
Электр киптергечендә дә киптерергә мөмкин, ләкин бу ысул 70 градуста каядыр 17- 20 сәгать таләп итәчәк.
Миләшләрегез әле дә коелып бетмәгән булса, кулланып карагыз.
Просмотры: 207
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти