“Рәссам ниндидер уңышка ирешергә, кеше күңеленә үтеп керергә тели икән, ул мәдәнияткә, фольклорга таянырга тиеш”. Шәхси күргәзмәсе ачылуга багышланган тантанада рәссам, сынчы Хәмит Латыйпов (Хәмит Латыйф) шулай диде. Рәссам күргәзмә ачылышы вакытында бер сорау бирде - бар әйбәт рәссамнар, бар бөек рәссамнар. Аермасы нидә? Рәссамның үз җавабы – әйбәт рәссамнардан аермалы буларак, бөек рәссамнар үз дөньяларын тудыра. Шуңа күрә дә алар бөек.
Күргәзмә ачылышына килгән композитор Наилә Яхина якташы картиналарын бик ошатуын, аларда ике халыкның – татар һәм башкортның мәдәнияте чаткылары булуын әйтте. Композитор рәссам белән бергә Уфа сәнгать училищесында укыган. Картиналарны караганда күңелгә халык җырлары килә диде ул һәм бер борынгы җырны көйләп тә күрсәтте.
“Хәзинә” галереясындагы күргәзмәдә рәссамның этник авангард юнәлешендә иҗат иткән картиналары, сыннары тәкъдим ителгән.
Хәмит Нәҗип улы 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсендәге Половинка бистәсендә туган, хәзер бу торак пункт Губаха шәһәренең бер өлеше. Ул тугач, гаилә Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күченеп кайта. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, әсир төшә, авылга кайткач, балта остасы булып эшли. Хәмит кечкенәдән агач белән эшләргә өйрәнеп үсә.
7 яшендә Хәмитнең әнисе үлә, 13 яшендә сугыштан алган яраларыннан әтисе дә үлә. Алар апасы Фаягөл белән ятим калалар. Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә, әмма хәле авыр сәбәпле, нефтьче булып эшкә урнашырга мәҗбүр була. Әмма сәнгатькә тартылуы үзенекен итә, ул “Маяк” гәзитенә рәссам булып килә. 1974 елда гына Уфа сәнгать училищесына укырга керә ала.
1978 елда туган авылы юкка чыга. Әти-әнисен дә югалткан рәссам иҗатында бу фаҗига дә урын ала.
1978-1983 елларда рәссам Чаллыда эшли, шәһәрне бизәүдә катнаша. Аннары Туймазыга күченеп китә.
Рәссам рәссамнар берлеге генә түгел, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы да. Кечкенәдән шигырьләр яза.
https://vkvideo.ru/video-56572466_456244311

Просмотры: 99