▶ видео
Фәхри Насретдинов башкаруында «Казан кичләре» җыры. Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы.

Татар опера сәнгатенең күренекле җырчысы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә хәзерге Апас районының Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа.

Аның гаиләсендә музыкага сәләтле кешеләр күп була. Әти-әнисе, абыйлары, апа-сеңелләре гармунда, скрипкада, кубызда, курайда уйный. Фәхри дә кечкенәдән халык җырларын тыңлап үсә. Җиде яшендә авыл сәхнәсендә «Күбәләк» җырын башкара.

1921 елгы ачлык вакытында әнисе, дүрт баласын ияртеп, Себергә китә. Шунда ул тиф авыруыннан вафат була, балалары мең газаплар белән туган авылларына кайтып егыла. Соңрак Фәхрине абыйсы Шәйхи Мәскәү өлкәсенә алып китә. Малай Щёлководагы туку фабрикасы каршында оештырылган татар мәктәбендә укый, аннары шул фабрикада эшли. Матур тавышлы егет эшчеләр арасында тиз таныла.

1928 елда ул Мәскәү күчмә татар эшче театрында эшли башлый. Биредә Сара Садыйкова, Газиз Айдарский, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Камская кебек сәнгать әһелләре белән бергә иҗат итә. Соңрак Рубинштейн исемендәге музыка техникумында, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә белем ала.

1939 елның 17 июнендә Татар опера театры Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы белән ачыла. Фәхри Насретдинов анда Кирамәт партиясен башкара. Бу аның опера җырчысы буларак зур сәхнәгә беренче адымы була.

Ул 1939–1983 елларда Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистларының берсе була. «Алтынчәч», «Түләк һәм Су-Сылу», «Башмагым» кебек татар әсәрләрендә, шулай ук «Евгений Онегин», «Риголетто», «Травиата», «Фауст» операларында җырлый. Барлыгы илледән артык опера һәм музыкаль комедиядә катнаша.

Фәхри Насретдинов опера белән генә чикләнми. «Кара урман», «Сибелә чәчәк», «Су буйлап», «Рәйхан» кебек татар халык җырларын да башкара. Аның башкаруында 200гә якын язма Татарстан телерадиокомпаниясе фондында саклана.

1958–1959 елларда Казан консерваториясендә укыта. 1959 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Җырчы 1986 елның 4 октябрендә Казанда вафат була. 1996 елда туган авылы Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее ачыла. Казанның Тынычлык бистәсендә аның исемен йөрткән урам бар.
Просмотры: 141
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти