Загружаем изображение…
Загружаем изображение…
Татарстан Фәннәр академиясе бинасында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 21-23 октябрь көннәрендә танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган "Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор" дигән темага кагылышлы халыкара фәнни-гамәли конференция бара.
Конференция эшендә "Татар ядкарьләре" командасыннан Брусько Зәлия Манур кызы "Татар дастаннарында халык йолалары, ышанулары" дигән темага әзерләнгән фәнни доклад белән катнашты.
Зәлия Мансур кызы үзенең чыгышында бик борынгы заманнарда ук иҗат ителгән халкыбыз дастаннарында урын алган һәм бүгенге көндә дә сакланып килүче:
* баласызлык;
* төш күрү, юрау;
* сөт ана / анасы мотивларын барлап, аларга бәйле ышануларның дастаннарда чагылыш үзенчәлекләрен ачыклады. Болар белән беррәттән, аларның бүгенге татар кешесе күзаллауларында тотрыклы булуларына игътибар бирде. Фикерен дәлилләү өчен татарлар яшәгән төрле төбәкләргә оештырылган экспедицияләрдә соңгы елларда язып алынган мисаллар китерде. Мәсәлән, "Кузы Көрпәч һәм Баян Сылу", "Таһир белән Зөһрә" дастаннарында сюжет корпусының төп мотивларының берсе буларак чыгыш ясаган "Төш салу, юрау" гадәте бүген дә яши. Теге яисә бу кешенең тормышында көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, "төш салучы"га барып, четерекле хәлнең / ситуациянең чишелешен фаразлатырга тырышалар.
Болардан тыш, "Түләк һәм Сусылу" дастанында урын алган бик озак еллар туган җирләренә кайтмаган Түләкне анасының тану мотивы да бик кызыклы. Озак еллар туган ягыннан читтә яшәгән Түләкне күргәч, анасының имчәгеннән сөт килә, бу хәл аларга бер-берсен танырга ярдәм итә. Шуннан соң Түләкне үз җирендә кабул итәләр.
Әйтергә кирәк, доклад кызыклы һәм дәлилле мисаллар белән баетылып әзерләнгән иде.