Бүген без Татарстан Фәннәр академиясе бинасында "Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор" дип аталган халыкара фәнни конференциядә Свердловск өлкәсе Түбән Сырга районының Әрәкәй авылы Милли мәдәни үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Гобәев Салават Сәгетдин улы белән очраштык. Ул "Татар ядкәрләре" командасының бик күптәнге дусты буларак безнең проект хакында үз фикерләрен җиткерде.