Загружаем изображение…

Иртәгә егетләрегезне бәйрәм уңаеннан гадәти булмаган иртәнге аш белән гаҗәпләндерергә теләүчеләр өчен.



Ингредиентлар
Багет - 1 данә
Черри - 16-18 данә
Бри сыры - 1 данә
Зәйтүн мае - 1-2 аш кашыгы
Киптерелгән үләннәр - 1 чәй кашыгы
Сарымсак - 2 теш

Эш барышы
Бри сырын, өчпочмакларга бүлеп, түгәрәк керамик формага салыгыз.

Сарымсакны юка телемнәргә турагыз һәм сыр кисәкләре арасына салыгыз.

Черри помидорларын юып, формага салыгыз.

Багетны да кисәкләргә бүлеп, түгәрәк буенча формага салыгыз.

Сыр һәм багетка киптерелгән үләннәр, тоз һәм май сибегез.

180 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка куеп алыгыз.

Сыр эри, багет кыздырыла. Ашамлыкны кайнар килеш өстәлгә чыгарыгыз.

Багет кисәкләрен эретелгән сырга һәм пешкән помидорларга манып ашагыз.

Тәмле булсын!

#Аш_су
Просмотры: 1 052
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репосты публикации

Публикация канала

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти