«ШАЯН ТВ» – Kazan Digital Weekта! 💻✨
Безнең яшь хәбәрчеләребез Зилә, Алимә һәм Сәйдәш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка беренче татар «КАРАУ» медиаплатформасын тәкъдим иттеләр.
«КАРАУ»да татарча фильмнар, сериаллар, тапшырулар, балалар өчен контент һәм архив видеоязмалары бер урында тупланачак 🎬
Безнең яңалык та бар: «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын беренчеләрдән булып нәкъ менә «КАРАУ»да карый алачаксыз!💛
Татарстан Республикасы Рәисе яңа проектны хуплап, командага уңышлар теләде.
«КАРАУ» белән очрашканчы! 👀