Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

💔 Дүрт ел утны-суны кичкән...

Дүрт ел утны-суны кичкән... — видео, канал «Шәһри Казан / Шахри Казань» ▶ видео
💔 Дүрт ел утны-суны кичкән...

20 октябрьдә Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында Рәфкать Сәгъдиевны соңгы юлга озаттылар.
Мобилизациянең беренче көннәреннән үк ил сагына баскан хәрбинең позывное «Бабай» булган. Иптәшләре өчен ул чын дус, абый кебек терәккә әйләнгән.
Ялга кайткан саен туган авылына ашыккан, җир эшен яраткан, якыннары белән сөйләшеп туя алмаган.
Соңгы сөйләшүендә дә: «Без керәбез, догада булыгыз», – дигән...
Тик туган якка әйләнеп кайту насыйп булмаган. Якыннарының күңелендә Рәфкать турында якты хатирәләр һәм сагыш калды.

📹: Лилия Гайнуллина
Просмотры: 2 583
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти