Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

- Бервакыт син: «Дусларыма чакыру билеты биргәнем юк», – дип әйткән идең...



- Дөрес. Кем мине хөрмәт итә, ул сатып ала. Азнакайда да, Нурлатта да дусларым күп. Анда да биргәнем юк. Мин бит бер генә дусның да кибетенә кереп, бушка әйбер сорамыйм, чөнки ул аның ипие икәнен беләм. Ул да кибет тоткан өчен түли, гаиләсен ашата. Минем концертка 20-30 кеше бушка керсә, төркемдә эшләгән ундүрт кешегә хезмәт хакы ничек түләргә? Концерт, сәхнә – җырчының эш урыны. Дөрес, юбилей концертыма, 120 билет алып, иң якын дусларымны чакырдым. Шулай да концертымны күрергә теләүчеләр арасында күп балалы, акчага мохтаҗ, авыру кешеләр булса, аларны бушка кертәм. Ә кесә тулы акчасы була торып, концертка билет сорап, мескенләнеп йөргән кешеләрне яратмыйм. Мужик кеше мескенләнергә тиеш түгел.Ул акча эшләргә, гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә тиеш.Ә диванда телефонда уйнап яткан ир-атларны яратмыйм. Төркемдә дә бу яктан катгый тәртип куелган. Аракы эчкән, гаиләләре була торып, кызлар-егетләр белән танышкан кешеләргә минем төркемдә урын юк
Просмотры: 1 667
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти