🚙🚕🚗🚌🚎🏎🚓


Татарстанда ике миллионнан артык автомобиль теркәлгән

Татарстанда ике миллионнан артык транспорт чарасы теркәлгән. Республикада машина йөртү таныклыгы булган кешеләр дә күп.

Автомобиль транспорты тармагы икътисад үсешендә, халыкның көндәлек тормышын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Йөк ташучылар, җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм башка һөнәри шофёрларның хезмәте аеруча зур әһәмияткә ия.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да үзенең социаль челтәрләрдәге каналында автомобиль йөртүчеләрне һәм тармак ветераннарын котлады.

Ул шофёрларга җаваплы хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, юлларда иминлек теләде.

«Барыр юлларыбыз киң, иркен, җаннарыбыз тыныч булсын!» — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.
Просмотры: 1 735
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти