«Минзәлә-информ» җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат
«Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе, танылган журналист Илдус Шаһиев 65 яшендә вафат булды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.
Илдус Шаһиев гомерен журналистикага багышлады. Күпьеллык хезмәте дәвамында ул үзен тәҗрибәле җитәкче, каләм остасы, зирәк остаз һәм актив җәмәгать эшлеклесе итеп танытты. Үз эшенә тугры булып, туган редакциясенең үсеше өчен янып яшәде, Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертте.
Аның хезмәттәшләре өчен һөнәри осталыгы, эшенә җаваплы карашы һәм журналистикага фидакарь хезмәт итүе һәрчак үрнәк булды.
Илдус Шаһиевның вафаты — Татарстан журналистикасы һәм «Татмедиа» коллективы өчен зур югалту. Аның якты истәлеге хезмәттәшләре, дуслары һәм аны белгән һәркемнең күңелендә сакланыр.
Мәрхүмнең гаиләсенә, якыннарына һәм барлык хезмәттәшләренә тирән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез.
Хушлашу урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.