Көзге тылсым (Әбиләр чуагы)
Көзләр килде, җылы тылсым җәеп,
Яфраклардан үрде алтын келәм.
Күк йөзендә оча көмеш җепләр,
Гүя безне бәйли үткән белән.
Атлыйм шулай хәтирәләр буйлап,
Һәр яфракта - балачакның эзе.
Әбиләрнең йомшак догасыдай,
Җылыта бу көзге кояш безне.
Бу соңгы наз - кыш алдыннан бүләк,
Кыска гына, җәй сыман бер мизгел.
Үтеп китәр, тик күңелдә калыр
Көмеш җептәй якты, тирән эзләр…
Фларида Мәхмүтова