Салкын тиеп авырганда нәрсә ашарга?·
✅Майсыз иттән (тавык, күркә) җиңелчә шулпалар;
✅Җиләк морслары (мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак), кипкән җиләк-җимештән компот, гөлҗимеш төнәтмәсе;
✅Әчегән сөт ризыклары;
✅С витаминына бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: баллы борыч, әчетеп тозланган кәбестә, киви;
✅Цинкка бай ризыклар: сыер ите, бавыр, ясмык, чикләвекләр, диңгез ризыклары;
✅Имбирь һәм пешкән алма.
Авыр ризыкларны: кыздырылган, ысланган ризыкларны, фастфуд һәм кибет тәм-томнарын рационнан алырга кирәк