🌿 Иске Икшермә авыл җирлегендә зират территориясен койма белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнде.
Яңа койма зиратның тышкы күренешен матурлап кына калмыйча, аның территориясен тәртиптә тотуга, чисталыкны саклауга да ярдәм итәчәк.
Зиратларны төзек һәм чиста тоту – бакыйлыкка күчкән якыннарыбызның якты истәлегенә хөрмәт билгесе.