Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Сметанник 🥮

Сметанник — видео, канал «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует» ▶ видео
Сметанник 🥮

Тиз һәм җиңел ясала. Бик тәмле дә.

Табаның диаметры 26 см, 30 смлы булса, камыры юкарак, пирог матуррак булыр
👌😍

КАМЫР ӨЧЕН
⤵️
Он — 230 г
Ак май яки маргарин — 90 г (холодильниктан 30 минут алдан алып куябыз)
Шикәр комы — 50 г
Йомырка С1 — 2 шт.
Разрыхлитель — 1 ч.л.
Бер чеметем тоз

ЭЧЛЕК ӨЧЕН
⤵️
Сметана (20–25%) — 500 г
Йомырка С1— 3 шт.
Шикәр комы — 120 г
Кукуруз крахмалы — 30 г
Ванилин — 10 г

Холодильникта 30-40 минут суытылган камырны җәябез һәм майлаган формага салабыз, кырыйларын күтәртеп калдырабыз, камырның төбен чәнечке белән төрткәлибез. Тагын 20 минутка холодильникка куеп алабыз. Эчлекне агызабыз. Җиләкләр өстибез (чия, карлыган, кура җиләге, черника, клюква), нинди дә ярый. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 15-20 минут пешерәбез, аннан соң градусны 160 кадәр киметеп, пешереп бетерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!
🥰

Рецепт ошаса саклап куярга һәм
❤️ калдырырга онытмагыз!
Просмотры: 1 832
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти