Загружаем изображение…
✨Әйдәгез, танышабыз✨
посты
Сәлам, хөрмәтле язылучыларым! 💕
Минем исемем Рәфисә. Сезне үз каналымда сәламләвемә бик шатмын!🙌 Жырларда җырланырдай гүзәл,челтерәп аккан чишмәләргә бай табигатьле Эгерҗе якларыннан🌲🌿 булам.
Балачагым туган авылым🌾- Кичкетаңда үтте.
2️⃣0️⃣ ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем, сабыйларның күңелле тормышының бер өлеше булдым дисәмдә ялгышмам.
Ирем белән ике бала❤️ тәрбиялибез: улыбызга 18 яшь, кызыбызга 13 яшь.
Уземнең әни🩵авылда яши һәм без еш кына аның янына кунакка кайтабыз. Бергәләп бакча үстерәбез,🍒һәр эшне күмәк башкарабыз.
Мин ~ иҗади кеше. Илһам мине беркайчан да ташламый🙏 Нәкъ менә шуңа күрә, сезнең белән кызыклы табышлар, тәмле һәм үзенчәлекле ризык рецептлары, бакча мәшәкатьләре белән уртаклашу өчен Max та да үз каналымны ачарга булдым🌈🫶
Минем каналга кушылыгыз!🤗
Күңелем киң, барыгызны да көтеп калам🥰
Хөрмәт белән РӘФИСӘ🩶