Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

МОШЕННИКЛАР ЯТЬМӘСЕНӘ 13 РАЙОНДАШЫБЫЗ ЭЛӘККӘН!


Җинаятьчеләр банк кушымталары, «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм маркетплейслар аша кешеләрнең аккаунтларына үтеп керә. Акча урлау белән генә чикләнмичә, алар кеше исеменә кредит рәсмиләштерергә дә мөмкин.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов кисәтә:
– Соңгы вакытта күп этаплы алдау схемалары киң таралды. Башта мошенник үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, аннары «тикшерүче» белән тоташтыра. Алар, акчагызга куркыныч яный яки сезнең исемгә ялган ышанычнамә рәсмиләштерелгән, дип, кешене куркыта. Максатлары – акчаны «имин счет»ка күчертү, кредит рәсмиләштерү яки курьерга акча тапшырту. Кызганычка каршы, мондый ятьмәгә 13 райондашыбыз эләкте.
Исегездә тотыгыз: банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре акчаны «имин счет»ка күчерүне таләп итми!
Ә сезгә мондый шикле шалтыратулар килгәне бармы? Комментарийларда языгыз!
Якыннарыгызны да кисәтегез!
Фото – "Татар-информ" һәм ясалма фәһем.
#Мөслим #Мошенниклар #иминлек
Просмотры: 179
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти