Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🍂 Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды!



📖 Алтын көзнең матур бер көнендә Мөслимдә тарихи вакыйга булды: бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверда аның истәлегенә һәйкәл ачылды!

✨ Быел тууына 140 ел тулган бөек шагыйребезнең һәйкәлен танылган рәссам, сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.

🌿 «Бу сквер гади урын түгел, ул – безнең рухи картабызның үзәге!» – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин.

🎤 Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташларыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

💐 Чара ахырында һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, бөек шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салынды.

❤ Тукай – ул безнең телебез, рухыбыз, горурлыгыбыз! Аның иҗаты буыннарны берләштерә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

📍 Ә сез Тукай скверында булып, яңа һәйкәлне күрдегезме әле? Тәэсирләрегез белән комментарийларда уртаклашыгыз! 👇

Лилия Шәймиева репортажы.
#Мөслим #ГабдуллаТукай #Тукай140 #ТуганТел #МөслимИнформ
Просмотры: 269
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти