Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🎉 КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН ХЫЯЛ ЧЫНГА АШТЫ!



🏫 Бүген Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә тарихи вакыйга булды: заманча, 100 урынга исәпләнгән яңа актлар залы ачылды! ✨

🎭 Озак еллар дәвамында мәктәп бәйрәмнәре һәм төрле чаралар тар фойеда үткәрелсә, хәзер укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, концертлар һәм очрашулар оештыру өчен барлык уңайлыклары булган күпфункцияле үзәк бар!

🏗 Яңа бина ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» программасы кысаларында сафка басты. Төзелеш эшләрен «Таткоммунжилсервис» оешмасы башкарды.

📚 Биредә 100 урынлык тамаша залы гына түгел, китапханә, уку залы, гардероб, костюмнар саклау бүлмәсе дә булдырылган.

💬 «Ниһаять, хыялларыбыз чынга ашты! Бу бина балаларның яшерен талантларын ачарга, аларны яңа идеяләргә рухландырырга ярдәм итсен иде», – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшан Мәүлиева.

🌟 Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Йолдыз Хисамиева да катнашып, укучыларны һәм укытучыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

🏅 Төзелеш эшләрен уңышлы башкарган өчен «Таткоммунжилсервис» оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

❤ 500дән артык укучы белем алган мәктәп өчен бу – яңа мөмкинлекләр, иҗади ачышлар һәм зур җиңүләр башлангычы!

👏 Яңа актлар залы балаларның шат авазларыннан, җыр-моңнан һәм алкышлардан гөрләп торсын!

💬 Ә сезнең бу мәктәп белән бәйле нинди хатирәләрегез бар? Бәлки, кайчандыр биредә үзегез укыгансыздыр? Комментарийларда уртаклашыгыз!

Лилия Шәймиева репортажы.
Просмотры: 206
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти