ӘБИЛӘР ҺӘМ БАБАЙЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!
28 октябрь – Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне!
Әби пешергән тәмле коймаклар, бабай сөйләгән кызыклы хәлләр, аларның җылы кочагы һәм төпле киңәшләре... Болар – балачакның иң кадерле хатирәләре!
Кадерле әбиләребез һәм бабайларыбыз! Сәламәт, бәхетле булып, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
Ә сезнең әбиегез яки бабагыз белән бәйле иң җылы хатирәгез нинди?
Комментарийларда уртаклашыгыз! Бәйрәм уңаеннан әби-бабаларыгызга җылы теләкләрегезне дә җиткерегез!
Фото – ясалма фәһем