2027 елда Россиядә социаль пособиеләрнең берничә төренең артуы көтелә. Тиешле үзгәрешләр бюджет проектларында каралган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.
Парламентарий сүзләренчә, гыйнвар башыннан бердәм пособие күләмен 6,8 процентка арттыру күздә тотыла. Әгәр балалар өчен федераль яшәү минимумы 19 620 сум булса, билгеләнгән ярдәм дәрәҗәсенә карап, айлык түләү 9 810, 14 715 яки 19 620 сумга тигез булачак. Шул ук вакытта конкрет сумма региональ балалар яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә һәм 50, 75 яки 100 процент тәшкил итә.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/statit/2027-elda-tatarstanda-tulaular-ham-posobielar-kulame-artacak
Просмотры: 232