Әбүләес Морзаханов: 40 ел техника иярендә!

 Бүләк авылы егете Әбүләес Морзаханов – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган тәҗрибәле механизаторларның берсе.

Хезмәт юлын ул 1987 елда, 10 сыйныфны тәмамлагач, Карл Маркс исемендәге колхозда МТЗ-50 тракторында башлый. Шул вакыттан бирле сайлаган һөнәренә тугры калып, җирдә эшләүдән тәм таба.

2018 елдан Әбүләес Морзаханов «Туган як» агрофирмасында хезмәт куя. Тракторда да, комбайнда да эшләүче механизатор техниканы саклап тотуны, һәр эшкә җаваплы карауны мөһим дип саный.

 Быел уңган механизатор 58 мең центнердан артык ашлык суктырып алган! Бу – тырыш хезмәтнең, бай тәҗрибәнең һәм үз һөнәреңне яратуның ачык нәтиҗәсе.

 «Трактормы ул, комбайнмы – һәркайсы сак караш таләп итә. 40 ел һөнәремә тугры булып, эшемне яратып башкарам», – ди Әбүләес Морзаханов.

 Җир кешесенең хезмәте – хөрмәткә лаек! Әбүләес Морзахановка нык сәламәтлек, иминлек һәм яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез!

Лилия Шәймиева фотосы.
#МөслимИнформ #АвылХуҗалыгы
Просмотры: 303
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти