Хәерле иртә, дуслар!


💙 Әти – гаиләнең терәге, баланың горурлыгы!

👨‍👧‍👦 18 октябрь – әтиләрне искә алып, аларга җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән сәбәп!

Әти... Бу сүздә күпме көч, ышаныч һәм җылылык! ❤

Әти ул – велосипедта йөрергә өйрәтүче дә, беренче тапкыр кулга чүкеч тоттыручы да, авыр чакта, борчылма, барысы да әйбәт булыр, дип, күңелне тынычландыручы да.

Кайбер әтиләр хисләрен сүз белән белдерергә яратмый. Әмма аларның мәхәббәте эшләрендә, кайгыртуларында, безнең өчен борчылуларында чагыла. 🥰

💬 Әйдәгез, бүген әтиләребез турында җылы хатирәләр белән уртаклашыйк!

❤ Әтиегез сезгә иң еш нинди сүзләр әйтә иде?
❤ Аның нинди киңәше гомерлеккә исегездә калды?
❤ Әтиегез белән бәйле иң кадерле хатирәгез нинди?

👇 Комментарийларда әтиегезнең исемен языгыз һәм аңа рәхмәт сүзләре җиткерегез! Бәлки, нәкъ менә сезнең сүзләрегез кемнеңдер күңеленә җылылык өстәр.

💙 Барлык әтиләргә дә сәламәтлек, озын гомер, балаларының игелеген күреп яшәүләрен телибез!

Фото – ясалма фәһем.
#календарьда_дата
Просмотры: 330
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти