Кайгылы хәбәр

Балалар шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов арабыздан мәңгелеккә китте.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов — балалар әдәбиятына, мәгарифкә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән, иҗаты һәм хезмәте белән күпләрнең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның якты истәлеге, иҗади мирасы, шигырьләре киләчәк буыннар өчен дә кадерле булып калыр.

Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннары һәм барлык иҗатташ дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларга бу авыр кайгыны кичерергә сабырлык һәм рухи көч телибез.

Мөҗәһит Заһит улы белән хушлашу иртәгә, 18 октябрьдә, сәгать 10.00да үз йортыннан булачак дип планлаштырыла.

Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Просмотры: 1 344
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти