Загружаем изображение…
🌽 «Август-Мөслим» ашлык кукурузын җыюга кереште
«Август-Мөслим» җәмгыяте басуларында ашлык кукурузын җыю эшләре башланды.
Быел әлеге басуда уңыш мулдан көтелә: кукурузның уңдырышлылыгы гектарыннан 125 центнерны тәшкил итә. Бу — игенчеләрнең тырыш хезмәте, җирне нәтиҗәле эшкәртү һәм агротехник чараларны вакытында башкару нәтиҗәсе.
Хәзерге вакытта төп бурыч — үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм амбарларга кайтару.
🌾 Басу-кырларда эш кайный! Игенчеләргә уңышлы хезмәт, һава шартларының уңай торуын телибез!
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
#Мөслим #АвгустМөслим #АвылХуҗалыгы #Уңыш2026
Просмотры: 298