Зиратта укыла торган дога
اَلسَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِيمِينَ ، وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ ، أَسْأَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ
«Әссәләмү галә әһлид-дийәәри минәл-муэмининә вәл-мүслимин. Вә иннәә иң шәә Әллааһү бикүм ләәхикун. Әс’әлүллаһә ләнә вә ләкүмүл-гафийәһ»
«Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! Иншә Әллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу сорыйбыз».
– Кабер өстендәге агачларны кисәргә ярыймы?
–Агач яки куак бик комачаулык итсә, кисүдә гөнаһ юк.
– Күпләр, чардуганнарын буяганнан соң, бушап калган буяу савытларын зират өстендә калдыра. Имештер, аны алып кайтырга ярамый.
– Ул калай савытлар синең тәкъдиреңне берничек тә үзгәртә алмый. Үзең артыннан чүп калдыру, табигатьне пычрату – гөнаһ.
– Кабер ташы нинди булырга тиеш?
– Зур, кыйммәтле кабер ташы — исраф, кирәкмәгән эш кенә ул. Исеме язылган язулы такта(гранит табличка) да җитә.
– Кабер өстендәге ташка фотосурәт куюга ни диярсез?
– Кабер өстенә сүрәтләр, шәмнәр, веноклар, ясалма чәчәкләр кую тыела.
➡️Якыннарыңа җибәр!
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler