🥶 Татарстанда аномаль җылылык урынына −5° ка кадәр суыклар килә
Бүген, күрәсең, бу көзнең соңгы чагыштырмача җылы якшәмбесе. Иртәгә суытачак: көндез +8…+13°, урыны белән яңгыр көтелә, җил 14 м/с кадәр көчәячәк.
Сишәмбе төненә температура 0…−5° ка кадәр төшәчәк. Көндез +7…+12° көтелә, сизелерлек явым-төшемнәр фаразланмый.