Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

💐Әтиләр көне белән!💐



💥 Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
💥 Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, диелә.
💥 Әтиле кеше - бәхетле кеше. Әти кеше гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы.

❤️Хөрмәтле әтиләр!❤️
💥 Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез!
💥 Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт үрнәк һәм терәк булып яшәгез. Олыгайган көнегездә дә "Әти, әтием, дәү әтием" дигән назлы сүзләрне ишетеп бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын!
💐 Бәйрәм белән, кадерле әтиләр! Әтиләр көне белән! 💐
Просмотры: 365
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти