«Ел студенты — 2026» премиясенә гариза бирү вакыты озайтылды! 🎓
Премиядә катнашу өчен гаризаларны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Быел конкурс 20 номинациядә уза. Алар арасында «Ел интеллекты», «Ел медиа вәкиле», «Ел студент медиасы» һәм «Ел студенты — Гран-при» номинацияләре бар.
🌍 Гран-при иясе «Алгарыш» программасы кысаларында дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булачак.
📌 Премия турында тулырак — сайтта