Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Барысына да билгеле һөнәр-пешекче. Күпләр гади, җиңел эш дип уйлый.…

Барысына да билгеле һөнәр-пешекче. Күпләр гади, җиңел эш дип уйлый. Әмма мәктәп туклануы турында сүз барганда, бу эшчәнлекнең яңа яклары ачыла. Мәктәп ашханәсе пешекчесе - сәламәт туклану нигезләрен башкалардан аермалы буларак аңлаучы чын белгеч. Көн дәвамында үсеп килүче балалар организмының балансы нәкъ менә мәктәп ашханәсе хезмәткәренә бәйле. Мәктәп пешекчеләренең тагын бер мөһим бурычы бар – укучыларның иммунитетын саклау.
«Барлык ризыклар да балансланган булырга һәм катгый нормалар һәм кагыйдәләр буенча әзерләнергә тиеш. Ризыклар тәмле генә түгел, файдалы булуына да игътибар итәм»,- ди Тучыбай урта мәктәбе пешекчесе Шәвәлиева Венария . Ул зур тәжрибәгә ия һәм изге йөрәкле кеше .Балалар рәхәтләнеп укый һәм дәрестә актив була алсын өчен дөрес һәм тәмле итеп ашатуның мөһимлеген аңлый.. Венария Хәмитьян кызының эш көне бик иртә - беренче дәрескә кыңгырау чыңлаганчы ук башлана. Ашарга пешерү белән генә чикләнми пешекче: продуктларның сыйфатын тикшерә, аларның төрлелеген күзәтә, исәп- хисап эшен дә төгәл һәм вакытында эшләп бара.
5 нче сыйныф укучылары, Әсхәдуллина Инзилә, Ситдиков Рушан,
( сыйныф житәкчесе Карагужина Фәнизә Фәрит кызы) мәктәп пешекчесеннән кыскача гына интервью алды.
- Венария апа , шундай изге, кирәкле һөнәргә нинди уку йортында өйрәндегез?
-Урта мәктәпне тәмамлагач 1987-1990 нчы елларда Уфа механика-технология техникумында укыдым.Аннан соң 1 нче Уфа икмәк комбинатында икмәк-күмәч эшләнмәләре контролёры булып ике ел эшләдем.
-Сез эшегезне , Венария апа, кайда дәвам иттегез?Пешекче һөнәренә тугры калдыгызмы?
-Эйе, мин үземнең эшемне бик яратам, тугры калдым.1992 нче елдан алып
бүгенге көнгә кадәр Тучыбай урта мәктәбендә укучыларны тәмле ризыклар белән сыйлыйм.Балаларның яратып, тәмләп ашаулары минем өчен зур шатлык, әлбәттә.
-Венария Хәмитьян кызы, озак һәм намуслы хезмәтегезне баһалаган нинди бүләкләрегез бар?
-.Эшемне күреп, баһалап төрлө наградаларга тәкъдим итүләре өчен Тучыбай урта мәктәбе администрациясенә зур рәхмәтемне белдерәм. Республикабызның Азык-төлек сәнәгате министрлыгыннан бирелгән Мактау кәгазе минем өчен аеруча кадерле.
- Венария апа, безне, укучыларны, тәмле ризыклар белән сыйлауыгыз өчен Сезгә мәктәп укучылары исеменнән зур рәхмәт.Һәм Сезне Һөнәри бәйрәмегез – Пешекче көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Уңышлар, бетмәс бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез.
-Венария апа, интервью өчен дә зур рәхмәт.!Бәйрәмегез белән!
Просмотры: 29
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти