▶ видео
«Рәхмәт сиңа, әтием!»
Көндәлек мәшәкатьләр арасында әтиләребезгә рәхмәт әйтергә, аларны кочаклап, яратуыбызны белдерергә кайвакыт вакыт та тапмыйбыз. Ә бит аларның кайгыртуы, ярдәме, җылы сүзе безне гомер буе озата.
18 октябрь — Әтиләр көне. Бу әтиләргә күңелдә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерү, аларны сөендерү өчен тагын бер матур сәбәп. ❤️
Әтиләребез исән-сау, бәхетле булсын! Ә сезгә, кадерле әтиләр, барысы өчен дә рәхмәт!