Дуслар, бүген Чәкчәк көне икән, ләбаса! Бәйрәм белән барыгызны да❤
Чәкчәк — сибелеп яшәүче милләттәшләребезне бергә туплаучы ризык бит ул. Татар кайда, чәкчәк шунда.
Чәкчәк — гади генә милли ризык түгел. Ул — әниләребезнең, әбиләребезнең кул җылысы, гаилә бәйрәмнәре, туйлар, кадерле кунаклар белән бәйле татлы хатирәләр...
Сез чәкчәкне үзегез пешерәсезме әллә сатып аласызмы?