Кадерле Алсу Салихҗан кызы!
Бәхетле йолдыз астында туып, татар театры тарихын соклангыч рольләр белән баеткан, үз эшенең остасына ниләр генә теләсәк тә аз булыр кебек. Театрыбыз һәм яраткан тамашачыгыз исеменнән сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи канәгатьлек хисе, төрледән-төрле рольләр, биек максатлар һәм җан тынычлыгы телибез. Иҗатыгыз елдан-ел баеп торсын, бәхетегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәттән генә торсын! Канатланып эшләргә илһам һәм күңел көрлеге сезгә!
Туган көнегез белән!