Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Дүсмәт мәдәният йортында "Җиңгәчәйләр" керәшен Халык фольклор ансамбле уңышлы гына эшләп килә. 💫



Ансамбль җитәкчесе — Виктор Спиридонов.

Ансамбль тарихы турында сөйләгәндә, ул болай ди:

– Ансамбль беренче тапкыр 1976 елда оештырылган һәм 1985 елга кадәр яшәгән. Ул вакытта мин Дүсмәт авыл мәдәният йортында эшләдем. Без район Сабантуйларында, авыл бәйрәмнәрендә, Чаллыда чыгыш ясадык, ләкин сирәк чыгыш ясый идек. Соңрак миңа Себергә эшләргә китәргә туры килде, кайткач мәдәнияткә тагын барырга булдым. Бу 2015 елда иде, мин яңа состав оештырдым, ул хәзер барлык чараларда актив катнаша. 2017 елда безгә «Керәшен халык фольклор ансамбле» дигән исем бирелүе сөендерә.

Исегезгә төшерәбез, 21 нче октябрь көнне Җәкәү Җортында «Җиңгәчәйләр» халык фольклор ансамбле катнашында «Покрау утырмасы» дип аталган чара узачак. 🎶

Килегез! Керү ирекле! 🙌🏻
Просмотры: 378
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти