Яшь архитекторлар театр төзи!
Шәһәребезнең 15нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган «Шәһәребезнең мәдәният объектлары макетлары» бәйгесендә катнашты.
Башлангыч сыйныф балалары Туфан Миңнуллин театрын сайлап, аның искиткеч матур һәм үзенчәлекле макетларын ясаганнар. Сабыйларның туган шәһәренә һәм театрга мәхәббәте сокландыра!😍
Туфан Миңнуллин театры коллективы исеменнән укучыларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез!🤎👏🏻
Сезгә дә ошыймы, дуслар? Языгыз әле🤗