Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — видео 1 из 3, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"» ▶ видео
Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — видео 2 из 3, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"» ▶ видео
Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — видео 3 из 3, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"» ▶ видео
Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — фото 1 из 7, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"» Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — фото 2 из 7, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"» Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! — фото 3 из 7, канал «МБОУ "ШИКШИНСКАЯ ООШ"»

Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! 🍂



Әтиләр көне уңаеннан укучыларыбыз һәм аларның әтиләре белән бергә көзге табигатькә чыктык. Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде!

Барлыгы 8 командага бүленеп, төрле станцияләр буенча кызыклы сынаулар үттек. Безнең программада нәрсәләр генә юк иде:
✅ Беренче ярдәм күрсәтү серләрен өйрәндек;
✅ Төен бәйләү (вязка узлов) буенча осталыгыбызны сынадык;
✅ Учак төрләре белән таныштык;
✅ Үсемлекләр һәм кошлар дөньясын күзәттек;
✅ Бию хәрәкәтләре һәм хәрәкәтле уеннар белән күңел ачтык;
✅ Ату төрендә үз көчебезне сынап карадык;
✅ Ә иң матур мизгелләрнең берсе — көзге букетлар җыю булды.

Әлбәттә, иң кызу һәм дулкынландыргыч өлеш — әтиләр арасындагы волейбол ярышы иде! Көч сынашулар, шатлыклы тавышлар, бердәмлек рухы — барысы да бик тәэсирле булды.

Уеннар тәмамлангач, саф һавада учакта пешкән бәрәңге һәм тәмле коймаклар белән чәй эчүнең тәме бөтенләй икенче төрле икән! ☕️🥔

Бәйрәм бик күңелле, җылы һәм файдалы узды. Бу очрашу барыбызга да онытылмаслык хатирәләр бүләк итте. Киләсе елда да шулай бергәләп очрашырга дип сүз куештык.

Әтиләребезгә — исәнлек-саулык, ә укучыларыбызга уңышлар телибез.
Просмотры: 118
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти