Мәктәбебездә Әтиләр көне уңаеннан "Әти белән бергәләп" дип исемләнгән…

Мәктәбебездә Әтиләр көне уңаеннан "Әти белән бергәләп" дип исемләнгән футбол турниры узды. Спорт залы чын спорт рухы белән гөрләп торды. Биредә әтиләр һәм балалардан торган 2-4 сыйныфлар командалары көс сынаштылар. Уеннар бик киеренке һәм мавыктыргыч барды. Футбол мәйданчыгында берсеннән-берсе оста уенчыларны, кискен пасларны һәм кызыклы һөҗүмнәрне күрергә мөмкин иде. Һәр уенчы җиңү өчен бөтен көчен куйды, ә капка янындагы киеренкелекне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый!

Тик уен уен инде, әмма иң мөһиме — катнашучыларның бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге һәм гадел уены булды. Җанатарлар да — укучылар, әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре — актив рәвештә үз командаларына көч биреп тордылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

- I урын — 2Б сыйныфы командасы;
- II урын — 3 сыйныф командасы;
- III урын — 4А+4Б командасы;
-IV урын-2А сыйныфы командасы.

Бу көннең иң кадерле мизгелләренең берсе — әтиләрнең балаларының уеннарын күзәтүе һәм алар белән бергә җиңү шатлыгын кичерүе булды. Мондый чаралар гаилә җылысын тоярга, буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә.

Катнашучыларга — спорттагы осталыклары һәм ихтыяр көче өчен зур рәхмәт. Тагын бер кат барлык әтиләребезне якынлашып килүче Әтиләр көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез!
Просмотры: 306
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти